Задание 1. Прочитайте медицинские термины и заучите татарские эквиваленты:

анемия – азканлылык

аорта – аорта - йөрәктән чыккан төп кан тамыры

аритмия – йөрәк ритмы бозылу

артериальное давление – артериаль кан басымы

брадикардия – брадикардия, йөрәкнең тибү ешлыгы кимү

венечные артерии – таҗсыман артерияләр

желудочек – йөрәк карынчыгы (йөрәкнең көчле мускуллы төп бүлеге)

закупорка кровеносных сосудов – кан тамырлары тыгылу, томалану

замирания сердца – йөрәкнең туктап калган кебек булуы

инфкаркт миокарда, омертвение сердечной мышцы –миокард инфаркты, йөрәк мускулы үлү

иррадировать – бәрү, бирү

капилляр – капилляр, бик нечкә кан һәм лимфа тамыры

клапан – клапан

клапан сердца – йөрәк клапаны

конечность – очлык

коронаросклероз – коронаросклероз, йөрәкнең таҗсыман артерияләре склерозы

кровеносная система – кан йөреше системасы

кровоснабжение – кан белән тәэмин ителеш

кровохарканье – кан төкерү

кровь – кан

миокард – миокард, йөрәк мускулы

миокардит – миокардның ялкынсынуы

напряженность мышц – мускуллар киеренкелеге, мускулга көч килү

нарушение обмена веществ – матдәләр алмашы бозылу

недостаточность кровоснабжения – кан әйләнеше эшчәнлеге җитешмәү

одышка – тын бетү

ожирение – симерү

остановка сердца – йөрәк туктау

отек легких – үпкәләр шешү

плазма крови– кан плазмасы, канның сыек өлеше

порок сердца – йөрәк клапаннары зәгыйфьлеге

предсердие – йөрәгалды – йөрәкнең канны җыя һәм карынчыкларга кысып чыгара торган бүлеге

приливы крови к голове – башка кан йөгерү

приступ удушья – тын буылуы өянәге (пристубы)

психоэмоциональное воздействие – психоэмоциональ тәэсир итү

психоэмоциональное воздействие – психоэмоциональ тәэсир итү

пульс – пульс      

   медленный – акрын, салмак

   напряженный – киеренке

   нитевидный – җепсыман

   частый – еш

расстройства ритма – ритм бозылу

ригидность – ригидлык

сегмент – буынтык

сердечная астма – йөрәк астмасы

сердечная мышца – йөрәк мускулы

сердечная недостаточность – йөрәк зәгыйфьлеге

сердечные приступы – йөрәк өянәге (пристубы)

сердце – йөрәк – кан әйләнеше системасында үзәк орган

сифилис – сифилис (венерик авыру)

спазм сосуда – тамырлар кыскару, кысылу

стенокардия – күкрәк бакасы

стенокардия – күкрәк бакасы

страх смерти – үлемнән курку

тахикардия – йөрәкнең еш тибүе

физическое напряжение – физик көч килү

форменные элементы крови – кан күзәнәкләре

   лейкоцит, белое кровяное тельце – лейкоцит, ак кан тәнчеге

   тромбоцит – тромбоцит, ясмыксыман яисә түгәрәк формалы кан күзәнәге

   эритроцит, красное кровяное тельце – эритроцит, кызыл кан тәнчеге

холодный липкий пот – салкын ябышкак тир

хрипы – гыжлау тавышы, гыжылдаган тавыш

хронический – хроник