Задание 1. Прочитайте медицинские термины и запомните татарские эквиваленты

бессознательное состояние – аңсыз яту, аңсызлык халәте

бессоница – йокысызлык

боли – авыртулар

боли за грудиной – күкрәк тактасы арты авырту

боли натощак (голодные) – ачыккандагы авырту, ач карынга авырту

боль в затылочной области – баш артыннан авырту

боль в лобной области – маңгайдан авырту

боль в теменной области– баш түбәсеннән авырту

боль при волнении – дулкынланганда авырту

висцеральная боль – эчке яктан, эчтән авырту

внезапная боль – кисәк авырту

возбуждение – ярсыну

головная боль – баш авырту

жгучая боль – яндырып авырту

загрудинная боль – күкрәк сөягеннән авырту

иррадиирующая боль – таралган авырту

кинжальная, режущая боль – кисеп авырту

кожный зуд – тире кычыту

колющая боль – чәнчеп авырту

кратковременная боль – кыска вакытлы авырту

курс лечения – дәвалау курсы

невыносимая боль – түзеп булмаслык авырту

ноющая боль – сызлау

обследование – тикшеренү

острая боль – бик нык, көчле авырту

постоянная боль – өзлексез, бертуктаусыз авырту

приступообразная боль – өянәк сыман авырту

проходящая боль – үтә торган авырту

пульсирующая боль – сулкылдап авырту

распирающая боль – ярып чыга торган авырту

резкая боль – кискен, зәһәр авырту

сжимающая боль – кысып авырту

слабовыраженная боль – аз гына (әз генә) авырту

соматическая боль – тән авырту

сонливость – йокычанлык, йокы басу

стреляющая боль – чатнап авырту

схваткообразная боль – тулгак сыман авырту

терпимая боль – түзәрлек авырту

тупая боль – тупас авырту

Усиление боли – авыртуның көчәюе

–       в покое – тыныч кына торганда, тик торганда

–       вечером – кич белән, кичен

–       во время еды – ашаганда

–       натощак – ач карынга

–       ночью – төнлә

–       после еды – ашаганнан соң

–       при волнении – дулкынланганда

–       при физической нагрузке – физик хезмәт вакытында

–       утром – иртән

Что помогает избавлению от болей? – Авыртудан котылуга нәрсә ярдәм итә?

–       холод – салкын кую

–       тепло, прогревание – җылы кую

лекарства – дарулар