Задание 3. Составьте диалог по образцу :
– Исәнмесез, керергә мөмкинме?
– Әлбәттә, узыгыз. Исем-фамилиягезне, туган елыгызны, торган урыныгызны әйтегез.
– Мин Салихова Резеда, 1965 елгы, хәзерге вакытта Казанда Глушко урамының 45 нче йортында урнашкан 39 нчы фатирда яшим.
– Кемнәр белән яшисез?
– Кызым һәм авыру әнием белән бер бүлмәле фатирда көн күрәбез.
– Резеда, сез эшлисезме?
– Әйе, мин «Ышаныч» кадрлар агентлыгында бухгалтер булып эшлим.
– Нинди зарларыгыз бар?
– Бер дә кәефем юк. Төннәр буе йоклый алмыйм. Тик торганда эчем поша. Үз-үземә урын таба алмыйм. Соңгы вакытларда гаиләбездә тынычлык юк. Кызым шикле дуслар белән аралаша, начар юлга басмасын дип борчылам. Мин аны ялгызым тәрбиялим. Кызыма 4 яшь чагында әтисе фаҗигале төстә үлеп китте. Миңа бу араларда бик авыр. Кызым белән бер-беребезне аңламыйбыз.
– Зинһар өчен тынычланыгыз, борчылмагыз. Сәламәтлегез торышы ничек үзгәрде?
– Кан басымым бер күтәрелә, бер төшә, эчем яна башлый, башым гөжләп тора.
– Ә хәзер җиңегезне күтәрегез, кулыгызны мендәргә куегыз, кан басымыгызны үлчик әле. Кан басымыгыз югары. Менә сезгә даруга рецепт, уколлар алырга, электр белән дәваланырга кирәк булыр. Шушы даруларны ике атна эчкәннән соң килерсез. Борчылмаска тырышыгыз.
– Бик зур рәхмәт сезгә, доктор!